Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының идарә органнары гамәлләре, көчләре һәм чараларының әзерлеге турында күчмә координацияләү киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясады. Утырышны бүген Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев уздырды, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Үз чыгышында Равил Кузюров Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. «Республика урманнарының гомуми мәйданы 1,3 миллион гектар тәшкил итә, янгын куркынычы янаган чорның уртача озынлыгы – 185 көн. Быел урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор 6 апрельдә башланды», – дип билгеләп үтте министр.
Янгын чыгу хәтәре янаган чор башланыр алдыннан 2020 елга «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык урман янгыннарын сүндерү станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар үткәрелде. Шулай ук юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында 1,5 мең кисәтү бирелде.
Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгын 20 данә II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе, 5 данә ТР ДБУ каршындагы III тип урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 13 пункт тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 675 кеше, җиһазланыш – 342 төрле техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының гомуми саны 6083 кеше тәшкил итәчәк, аларны җиһазлауда 1533 берәмлек техника бар.
Янгын чыгу хәтәре янаган чор дәвамында урманнарда янгын чыгу куркынычы торышына авиация ярдәмендә (1,2 млн. га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).
«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру урман янгыннары формированиеләренең җиһазландырылуын тәэмин итәргә һәм урман янгыннарын кисәтү эшләрен тагын да нәтиҗәлерәк башкару мөмкинлеген бирә, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Шулай итеп, 2 ел эчендә проект буенча 37 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм 93 берәмлек янгынга каршы җиһаз сатып алынды».
Министр сүзләренчә, махсус янгынга каршы режимнан тыш, быел Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычының 4 һәм 5 классларын билгеләүгә бәйле рәвештә, 15 июльдән 4 августка кадәр гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү кертелгән, тәүлек буе патрульлек итү оештырылган.
Республикада урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында быел 2670,2 км яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 5448,9 км гамәлдә булганнары каралган. Гомуми озынлыгы 80 км булган янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзелгән һәм 325 км озынлыгында алар үзгәртеп корылган. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүматны үз эченә алган 790 артык стенд, билге һәм күрсәткечләр урнаштырылган һәм урманнарга килүче гражданнар өчен 225 ял итү урыны төзекләндерелгән.
«Тулаем алганда, ел башыннан алып Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының читтән торып мониторинглауның мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 652 термик нокта теркәлгән. Әлеге термик нокталарның 265 очрагы урман фонды территорияләренә чиктәш булган гомуми 69.2 гектарда янып китү очраклары турында раслаган. Урман фондында янгыннар теркәлмәде, – диде Равил Кузюров. – Оештырылган системалы эш безгә урманда янгын чыгу куркынычы янаган чорларны 2011 елдан алып хәзерге вакытка кадәр гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрү мөмкинлеген бирде. Доклад азагында мин коллегаларыбызга, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Эчке эшләр министрлыгына, муниципаль районнарның җитәкчеләренә урман янгыннарын булдырмауда нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре һәм ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә».