Бүген Дәрвишләр бистәсенең Тынычлык урамындагы скверда республика башкарма хакимият органнары төзелүнең 100 еллыгына багышланган агач утырту акциясе узды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ, «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе» МБУ хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Әлеге мәйданчыкта барлыгы 100 европа чыршысы, чәнечкеле чыршы һәм вак яфраклы юкә үсентесе утыртылды.
«Республика башкарма хакимият органнары оешу датасы дип 1920 елның 25 июне санала, ул чакта хакимият тулысынча Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты төзегән Вакытлы революция комитетына тапшырыла. Аның башлыгы итеп, исебездә булганча, Сәхибгәрәй Сәетгалиев билгеләнә, – дип билгеләп үтте Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Ул вакыттан башлап Татарстан катлаулы юл узды һәм Россия Федерациясенең динамик үсештәге субъектларының берсе булды. Әлеге акциянең максаты – Татарстан Республикасында икътисад, социаль, мәдәни һәм мәгариф өлкәсендәге үзгәртеп коруларны башлап җибәргән күренекле дәүләт эшлеклеләр истәлеген мәңгеләштерү».