ТР Урманнарны яклау үзәгендә дәүләт урман патологиясе мониторингы эшләре дәвам итә

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча эшләр башкару дәвам итә. Шулай итеп, агымдагы елның август аенда учреждение хезмәткәрләре даими күзәтүдәге 50 пунктта булып, даими рәвештә урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышын, 2103,8 га мәйданда урманнарның санитария һәм патологик торышын һәм зарарлы организмнарның ике маршрут йөрешендәге популяциясен күзәткән. Тикшерүләр Түбән Кама, Кәләй һәм Кайбыч урманчылыклары урман фонды территориясендә үткәрелгән.

Эш нәтиҗәләре буенча 157 га мәйданда һава шартларының начар булуына бәйле рәвештә һәм туфрак-климат факторларыннан зыян күргән урман утыртмалары ачыкланган. 2020 һәм 2021 елларда әлеге участокларда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International