Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Балык Бистәсе муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Анда ул Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы авылында «сатучысыз кибет» кооперативын ачу тантанасында катнашты. «Сатучысыз кибет» – ул сатып алучыларга хезмәт күрсәтә торган персонал: сатучылар, сакчылар һәм касса аппаратларыннан башка гына эшли торган сәүдә ноктасы. Кибет ясалма интеллект һәм кеше битләрен танып белү системасы ярдәмендә эшли. Мондый кибеттән алдан теркәлгән клиентлар гына әйбер сатып алырга мөмкин. Кибетнең сәүдә залына керү шәхесләрне тану системасы аша башкарыла, ә сатып алучы сайлаган товарларга түләү банк картасыннан автомат режимда күчерелә.
«Быел Балык Бистәсе районы «Цифрлы авыл» республика проектын гамәлгә ашыруның старт мәйданчыгы булды. Сүз дә юк, мондый кибетләр киләчәк билгесе. Сезне әлеге объект ачылу белән чын күңелдән котлыйм», –- дип билгеләп үтте Равил Кузюров.
Шулай ук авыл халкын Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов һәм Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил, «Цифрлы кооперация» ҖЧҖ генераль директоры Булат Җамалиев та котлады.