Республикада Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең 2020 елның 8 аендагы эшенә йомгак ясыйлар

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Республикада 2020 елның 8 аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшенә йомгак ясала. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ һәм «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУ буенча шундый утырышта катнашты. Киңәшмә урманчылыкның административ бинасында узды.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган чорда урманчылык территориясендә 110 га мәйданда – урманнарны торгызу, 17,5 га – яклагыч урман утыртмалары булдыру, 464 гектарда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган. Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында 130 км яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 255 км озынлыгында гамәлдә булганнары каралган.

«Хәзерге вакытта урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. Бүгенге көндә 10 кг орлык җыеп алынды. Якын арада киләсе ел культурасы өчен туфрак участокларын әзерләүгә керешәчәкбез», – дип билгеләп үтте Владимир Ишморатов.

Утырышка министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм хезмәткәрләргә урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү эшен көчәйтергә кушты.

Шулай ук Илгизәр Зарипов 103 нче кварталда урман культуралары утыртуның сыйфатын һәм Әгерҗе урманчылыгының Шаршады участогының 111 нче кварталында яшь үсентеләрдә башкарылган тәрбияви кисүләрне бәяләде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева «Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты. 2020 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Валерий Изибеков сөйләде.

Утырыштан соң Эльмира Шаһаева Лаеш урманчылыгының Лаеш участогындагы 80 нче кварталда урнашкан урман питомнигын карады. Урман хуҗалыгы директоры Руслан Газизуллин хәбәр иткәнчә, биредә зур күләмле чыршы, туя, каштан һәм шәһәр һәм торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү өчен башка агач токымнары үсентеләре үстерелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International