Кама урман хуҗалыгы белгечләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Кама урман хуҗалыгы белгечләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Безнең питомник Кама урманчылыгының Берсут участогындагы 46 нчы кварталда урнашкан, аның мәйданы 5,6 гектар тәшкил итә. Сыйфатлы утырту материалы үстерү өчен күп көч куярга кирәк, – ди урман хуҗалыгы директоры урынбасары Юрий Бочков. – Бу даими су сибү, туфракны йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәш, минераль ашламалар кертү, авыруларга һәм корткычларга каршы сиптерү. Әлеге эшләр хәзер дә дәвам итә. Хәзерге вакытта 2018, 2019 һәм 2020 еллардагы чәчүлекләр карала. Эшләргә 4 кеше җәлеп ителде».

«Шуның белән беррәттән, без 2021 елгы урман культуралары өчен туфрак участокларын әзерли башладык. Барлыгы 105 гектар мәйданда шундый эшләр башкарасы бар», – дип өстәде Юрий Бочков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International