Иннополис университетының урман фонды торышын мониторинглау һәм бәяләү сервисы «Елның яшел проекты» премиясе призеры булган

2020 елның 11 сентябре, җомга

Иннополис университетының урман фонды торышын мониторинглау һәм бәяләү сервисы «Елның яшел проекты» премиясе призеры булган. Проект икътисадый номинациядә икенче урын алган, ул бары тик IKEA компаниясенең җиһазларны эшкәртүгә кабул итү сервисыннан гына калыша.

Урман фонды торышын мониторинглау һәм бәяләү сервисы Россия венчур компаниясе белән берлектә Иннополис университеты оештырган «Инногеотех» компаниясенең «Аэронет» юл картасы проектлары кысаларында эшләнгән. Хәзер университет дәүләт контракты буенча Татарстанның барлык урманчылыкларында урман үзгәрешләренә мониторинг җиткерә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Җирне дистанцион зондлау турындагы мәгълүматларны эшкәртү нигезендә урманнардагы үзгәрешләр турында оператив һәм актуаль мәгълүмат ала. Республика территориясендә шулай ук 3 094 урман корылышы планшеты сканерланган, диләнке чикләре булган 18 834 объект цифрлаштырылган, шулай ук сервис ярдәмендә гомуми мәйданы 1 235 993 га булган 31 урманчылык территориясендә урман фондына анализ ясалган, космик фотолар буенча 1 626 урман торгызу объекты һәм урман патологиясе булган 84 объект ачыкланган.

«Елның яшел проекты» премиясе Урман химаячеләре советы (Россия FSC) инициативасы буенча үткәрелә. Аны РФдә экологик җаваплы, социаль яктан файдалы һәм икътисадый яктан яраклы урманнан файдалану өлкәсендәге уңышлы проектлар өчен бирәләр. Быел жюри иң яхшы проектларны коммерциясез оешмалардан, фәнни-тикшеренү берләшмәләреннән, бизнес һәм ММЧдан 16 эксперт арасыннан билгеләгән. Алар 61 оешмадан 88 проект арасыннан өч номинациядә җиңүчеләрне ачыклаган.

 

Иннополис университеты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International