Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Чараларда «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.
«Коронавирус пандемиясе тормышыбызның барлык өлкәләренә, шул исәптән урман хуҗалыгына да, төзәтмәләр кертте. Кешеләр күпләп җыелмасын өчен, быел без урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының барлык бүлекчәләрендә, Урман хезмәткәрләре көненә багышлап, аерым чаралар уздырдык. Алдынгы белгечләргә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Чараларда шулай ук районның иҗат коллективлары чыгыш ясады», – дип сөйләде «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Эльмира Газизова.
Россиядә Урман хезмәткәрләре көне, гадәттәгечә, сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 20 сентябрьгә туры килә. Бәйрәм СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендәге фәрманы белән гамәлгә куелган.