Республикада Министрлык карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау программасы кысаларында эшләр тәмамланып килә

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында эшләр тәмамланып килә. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа 2020-2022 елларга исәпләнгән.

План нигезендә, быел Аксубай, Бөгелмә, Зәй, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш урманчылыкларында, Нурлат, Түбән Кама урман хуҗалыкларында 13 объект, шулай ук Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты бинасы ремонтланачак. Бүгенге көндә объектлардагы эшләр 95 процент дәрәҗәсендә башкарылган, 12 бина ремонтлап бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International