Равил Кузюров «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ директоры Виталий Акбердин белән очрашты

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ директоры Виталий Акбердин белән очрашты. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры Надежда Кузякина да катнашты.

Очрашуны ачып, Равил Кузюров чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы урман комплексының торышы һәм урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды. Аерым алганда, ул бүгенге көндә республикада 17,8 мең гектардан артык мәйданда урман патологиясен тикшерү һәм 2,5 мең га мәйданда санитар-савыктыру чараларының башкарылуы турында хәбәр итте.

Виталий Акбердин, үз чиратында, «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ эшчәнлегенең юнәлешләренә, урман авыруларына һәм корткычларына каршы көрәшнең инновацияле алымнарына җентекләп тукталды.

Алга таба очрашуда катнашучылар 2021 елга Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эш планы турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International