2020 елның 8 ае эчендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшенә йомгак ясалды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елның 8 аенда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, быел республикада янгын чыгу хәтәре янаган чор 6 апрельдән башланган иде.

Бу чорда, Федераль урман хуҗалыгы  агентлыгының читтән торып мониторинглауның мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 743 термик нокта теркәлгән. Әлеге термик нокталарның 290 очрагы урман фонды территорияләренә чиктәш булган гомуми 73,8 гектарда янып китү очраклары турында раслаган. Урман фондында янгыннар теркәлмәгән.

2020 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,5 мең данә кисәтү бирелгән. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 92,5 мең сумлык 20 карар чыгарылган.

Белешмә өчен. Урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында Татарстан Республикасында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә. Моннан тыш, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International