Ел саен Урман хезмәткәрләре көне алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Бу ел да искәрмә түгел – бүген белгечләр ветераннарның өйләренә барып, аларга бүләкләр тапшырды.
Ветераннар, үз чиратында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына даими игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Россиядә Урман хезмәткәрләре көне, гадәттәгечә, сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 20 сентябрьгә туры килә. Бәйрәм СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендәге фәрманы белән гамәлгә куелган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының урман тармагында 2,6 меңнән артык кеше эшли. Аларның профессиональлеге һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә республикада ел саен 10 тоннадан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнә, 30 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелә, меңләгән гектар урман утыртмалары булдырыла, урманнарны янгыннардан һәм законсыз кисүләрдән, шулай ук аларны корткычлардан һәм авырулардан саклау тәэмин ителә.