Равил Кузюров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Равил Кузюров катнашында брифинг узды. Анда ул 2020 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

Равил Кузюров 2020 елда «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 197,7 млн.сум күләмендә финанс бүлеп бирелүе хакында искәртте. Әлеге акчалар урманнарны торгызу эшләрен башкаруга (143,4 млн. сум), урман үсемлекләре орлыклары запасын формалаштыруга (7,9 млн. сум) һәм урман янгыннары һәм урман культуралары техникасы сатып алуга (46,4 млн. сум) юнәлдерелгән.

Төбәк проекты буенча быел Татарстан Республикасында 4785 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Шулардан 2193 га мәйданда – урман культуралары утыртылган, 103 га – урманнар үрчетелгән, 9 га – катнаш урман торгызу эшләре, 2480 гектарда табигый урман торгызуга ярдәм итү эшләре башкарылган.

«Төбәк проектының беренче максатчан индикаторы: «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %». Ул бик гади исәпләнә. Әйтик, 2019 елда өлгергән, картайган агачларны тоташ кисү һәм тоташ санитар кисү нәтиҗәсендә киметелгән урман мәйданы 2496 гектар булды, һәлак булган урман утыртмалары мәйданы 167 гектар иде. 2020 елда урманнарны торгызу мәйданы, әйткәнемчә, 4785 гектар. Шулай итеп, быел максатчан индикатор 179% тәшкил итте, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – 2020 елда без 2024 елга башкарылырга тиешле максатка (урманнарны киметү һәм торгызу балансын 100% нисбәтендә тәэмин итү) ирештек, әле алай гына да түгел, планны арттырып та үтәдек».

«Урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Агымдагы елга аларның пландагы күрсәткечләре – 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә кәлшә.

2020 елның 22 сентябренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан 571 кг орлык җыелган, шулардан 411 кг – нарат, 103 кг – чыршы, 34 кг – карагай, 23 кг – башка токым. Орлыкларның төп өлеше октябрь-декабрь айларында әзерләнәчәк. Инвентаризациянең башлангыч нәтиҗәләре буенча, республиканың базислы урман питомникларында быел 33,3 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

«Икенче күрсәткеч: «Еллар буенча урман янгыннарыннан килгән зыян» дип атала. Ул стихияле, фаразланмый торган табигый күренеш нәтиҗәсенә бәйле рәвештә, сан ягыннан билгеләнмәгән, – диде Равил Кузюров. – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының читтән торып мониторинглау мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел 22 сентябрьгә Татарстан Республикасы территориясендә 774 термик нокта теркәлгән. Әлеге термик нокталарның 299 очрагы урман фонды территорияләренә чиктәш булган гомуми 74 гектарда янып китү очраклары турында раслаган. Урман фондында янгыннар теркәлмәде».

Моннан тыш, «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 2020 елда 9 берәмлек янгын сүндерү автоцистернасы, 2 берәмлек кече урман патруле  комплексы, янгынга каршы югары басымлы 2 җайланма, 8 берәмлек АЛП-1  урман утырту агрегаты, урман буразналары сызу буенча КЛБ-1,7 дигән 22 җайланма һәм 7 берәмлек ПКЛ-70 сабаны сатып алынган.

«25 һәм 26 сентябрьдә Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту чаралары узачак. Барлыгы 1 миллион данәдән артык утырту материалы (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башка агач токымнары) утырту планлаштырыла. Утырту урыннарын акция сайтында һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы порталында ачыкларга мөмкин», – дип йомгак ясады Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International