Татарстанда «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында 1 миллионнан артык үсенте утыртылачак

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 25 һәм 26 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе чаралары узачак.

Агымдагы елның 25 сентябрендә Кызыл Йолдыз урманчылыгының Арыш участогында, 48 кварталның 12 бүлемтегендәге урман фонды территориясендә Бөтенроссия агач утырту көне узачак. Чарада РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашыр дип көтелә.

Әлеге мәйданчыкта барлыгы 2,5 га мәйданда 10 мең гади нарат үсентесе утыртылачак.

Агымдагы елның 26 сентябрендә агач утырту Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында да оештырылачак. Бу максатлар өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 1 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) әзерләде.

Агач утырту буенча республиканың табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту. 10 ел эчендә Татарстандагы акцияләр кысаларында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 25 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International