Арча урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвид булмаган агачны җыю эшләре дәвам итә. «Хәзерге вакытта Тукай участогының 23 нче кварталында эшләр алып барыла, аларга 8 кеше җәлеп ителгән», – дип сөйләде «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары Ильяр Васильев.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда Арча урманчылыгы территориясендә барлыгы 71 га мәйданда ликвид булмаган агачны җыю эшләре башкарылачак.
Белешмә өчен. Ликвид булмаган агач – черү аркасында зарарлануы, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына. Беренче чиратта, эшләр махсус сакланучы кишәрлекләрдә, рекреация зоналарында, урман паркларында, санитар-гигиеник һәм савыктыру функцияләрен үтәүче урманнарда, юллар буйларында урнашкан яклагыч полосаларда, мемориаль утыртмаларында һәм аеруча кыйммәтле башка урман биләмәләрендә башкарыла. Башкача максатчан билгеләнештәге һәм яклаучы урманнарның башка категорияләрендәге җирләрдә ликвидлы булмаган агачны җыештыру урманнарда зарарлы организмнарның чыганаклары барлыкка килү яисә янгын куркынычы булган очракларда башкарыла.