ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рослесхоз башлыгы Сергей Аноприенко «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агач утыртуда катнашты

2020 елның 25 сентябре, җомга

Бүген Кызыл Йолдыз урманчылыгының Арыш участогындагы 48 кварталның 12 бүлемтегендә «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко, «Рослесинфорг» ФДБУ директоры Павел Чащин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.

Агачлар утыртканчы Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аноприенко «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУның микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясе эшчәнлеге белән танышты, шулай ук урман янгыннарын сүндерү һәм урман культуралары техникасын карады.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре – Урман хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, урманчы һөнәре бик мөһим һәм лаеклы вазыйфа, үз бурычларыңны башкару өстенә табигатькә ихлас мәхәббәт булуын да таләп итә.

РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко билгеләп үткәнчә, Татарстанда утырту материалы җитештерү, яклагыч урманнарны үрчетү актив үсеш ала, урманнарда янгын куркынычсызлыгының югары дәрәҗәсе билгеләнә, ә урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары яңа махсус техника белән җиһазландырылган. «Бу төбәк хакимиятләре ярдәмендә мөмкин булды», ‒ диде ул.

Сергей Аноприенко шулай ук төбәктә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының агымдагы елга билгеләнгән барлык күрсәткечләре дә үтәлде, дип тә өстәде.

«Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында төп күрсәткеч бар – без урманнарны киметү һәм арттыру балансын 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итәргә тиеш. Татарстан Республикасы, урман фонды җирләрендә урманнарны торгызу, янгыннарны булдырмау чараларында катнашып, бу күрсәткечне арттырып та җибәрде – төбәк планында 70% каралган булса, быел биредә 180% казанышка ирешелгән», – диде Сергей Аноприенко.

Бу мәйданда барлыгы 2,5 га мәйданда 10 мең гади нарат үсентесе утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 26 сентябрьдә, агач утырту Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында да оештырылачак. Бу максатлар өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 1 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International