Бүген Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко «Иннополис университеты» югары белем йортының эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин һәм башкалар озата йөрде.
Иннополис университетында Сергей Аноприенко А.С.Попов исемендәге технопаркны карады, IT-белгечләр сайлап алу үзәгендә, робототехника лабораториясендә булды һәм урман тармагын цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Утырыш барышында Рослесхоз башлыгына урман фонды торышын мониторинглау һәм бәяләү сервисы күрсәтелде. Әлеге сервис «Аэронет» юл картасы проектлары кысаларында Иннополис университеты тарафыннан Россия венчур компаниясе белән берлектә төзелгән «Инногеотех» компаниясе тарафыннан эшләнгән. Хәзер университет дәүләт контракты буенча Татарстанның барлык урманчылыкларында урман үзгәрешләренә мониторинг җиткерә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Җирне дистанцион зондлау турындагы мәгълүматларны эшкәртү нигезендә урманнардагы үзгәрешләр турында оператив һәм актуаль мәгълүмат ала. Республика территориясендә шулай ук 3 094 урман корылышы планшеты сканерланган, диләнке чикләре булган 18 834 объект цифрлаштырылган, шулай ук сервис ярдәмендә гомуми мәйданы 1 235 993 га булган 31 урманчылык территориясендә урман фондына анализ ясалган, космик фотолар буенча 1 626 урман торгызу объекты һәм урман патологиясе булган 84 объект ачыкланган.