Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе, Росимуществоның Татарстан Республикасындагы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе вәкилләре һ.б. катнашты.
Утырышта Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов һәм дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Василий Чернов доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре, физик затлар тарафыннан урман законнары бозылуга юл куймау мәсьәләләре каралды.
«Лесовоз» ведомствоара оператив-профилактика чарасын үткәрү фикер алышуның аерым темасына әверелде. Операция 2020 елның 5 октябреннән 5 ноябренә кадәр барачак.
«Лесовоз» операциясе кысаларында дәүләт урман инспекторларыннан һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләреннән торган мобиль патруль төркемнәренең рейдлары оештырылачак, алар агач материалы ташуның легальлеген тикшерәчәк, шулай ук ЮХИДИнең стационар постларында уртак кизү торулар да оештырылачак.