«Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре берникадәр көзге урман-культура сезоны эшләрен төгәлләгән. «Дәүләт йөкләмәсе буенча без 77 гектар мәйданда өстәмә урман культуралары утырттык, киләсе ел культуралары өчен 20 гектарда туфрак һәм базислы урман питомнигында 4 гектарда туфрак әзерләдек», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков.
«Шуның белән берлектә без урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү планын да арттырып үтәдек. Әйтик, план буенча 225 кг булырга тиеш булса, бүгенге көндә 20 кг ылыслы һәм 300 кг яфраклы токым орлыгы җыелды, – дип өстәде Николай Кваков. – Хәзерге вакытта питомникта утырту материалына инвентаризация үткәрәбез. Эшләр якын арада тәмамланачак».