Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Россия урман хуҗалыгын кадрлар белән һәм фәнни яктан тәэмин итү» фән дебатларында катнашты

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген Идел буе дәүләт технология университетында (Йошкар-Ола шәһәре, Марий Эл Республикасы) «Россия урман хуҗалыгын кадрлар белән һәм фәнни яктан тәэмин итү» дигән фәнни дебатлар узды. Чараны Россия Фәннәр академиясенең Урман буенча фәнни советы, Россия урманчылар җәмгыяте һәм Волгатех оештырды.

Утырыш барышында Россия Федерациясе урман хуҗалыгын кадрлар белән һәм фәнни яктан тәэмин итү мәсьәләләре, тармак өчен квалификацияле кадрлар әзерләүдә өйрәнү-сынау урман хуҗалыкларының роле, урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре һ.б. турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы урман тармагын кадрлар белән тәэмин итү тәҗрибәсен ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тәкъдим итте. Үзенең чыгышында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта тармак хезмәткәрләренең гомуми саны 2648 кеше тәшкил итә, шуларның 829ы – урманчылыкларда, 1758 кеше урман хуҗалыкларында эшли.

«Без булачак урманчыларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерлибез, безнең мәктәп урманчылыклары профориентация эшенең менә дигән моделен саклап кала алды, – диде Илгизәр Зарипов. – Бүгенге көндә республикада 110 мәктәп урманчылыгы бар, аларда 1500 артык кеше исәпләнә. Һәрбер берләшмәнең Министрлык карамагындагы учреждениедән җитәкче-педагог һәм кураторы бар, алар мәктәп укучылары өчен теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрә».

Мәсәлән, 2020 елда укучылар «Хәтер бакчасы», «Кошлар көне», «Урманны янгыннан сакла», «Урманны саклыйк» акцияләрендә катнашты, Тыюлыклар һәм милли парклар көненә, Халыкара урманнар көненә, Җиңү көненә, Урман хезмәткәрләре көненә һ.б. багышлар чаралар үткәрде.

«Тармак өчен кадрлар әзерләү Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында алып барыла, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Алга таба ведомство карамагындагы учреждениеләребезгә эшкә урнаштырып, максатчан укыту каралган».

Шулай ук Илгизәр Зарипов 2020 елда тармакның яшь белгечләренә ярдәм итү чаралары, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында фәнни-белем бирү кластерын оештыру планнары турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International