Республиканың Балык Бистәсе районында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртылган

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Степановка авылында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Чарада «Кама урманчылыгы» ДКУ Шомбыт участок урманчылыгы хезмәткәрләре һәм «Туристлык волонтерлары ассамблеясы» АКО вәкилләре катнашкан. Алар көче белән барлыгы 50 чыршы үсентесе утыртылган.

Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе 2020 елның 26 августында башланды. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты – 40 млн. агач утырту. Саха (Якутия) республикасында, Ханты-Манси автономияле округы – Юграда, Красноярск крае һәм Иркутск өлкәсендә урман янгыннарыннан зыян күргән төбәкләргә махсус игътибар биреләчәк.

Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту чарасы 26 сентябрьдә булды. Нәтиҗәдә 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн. данә үсенте утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International