Министрлык хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан урман тармагы ветераннарына бүләкләр тапшырды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында төрле елларда республиканың урман тармагын үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарга аерым игътибар бирелә. Менә бүген дә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Министрлык белгечләре ветераннар янына барды һәм аларга бүләкләр тапшырды.

«Мин инде күп тапкырлар әйтә килдем: Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының төп байлыгы – алтын фонды һәрчак кешеләр булды, шулай булып калачак та, – ди Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Бу көнне мин бүген барлык казанышларыбызга нигез булган тәҗрибә һәм изге традицияләрнең ияләре булган ветераннарга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Чын күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер телим».

Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы карары белән гамәлгә куела. Халыкара өлкәннәр көненең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, өлкән яшьтәге кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, аларның бәйсезлеген, эчке потенциалын тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру.

1 октябрьдә дөньяда өлкән кешеләрнең хокукларына һәм аларның җәмгыятьтәге роленә багышланган төрле хәйрия акцияләре, фестивальләр, конференцияләр һәм конгресслар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International