2020 елның 2 октябренә Татарстан Республикасында 9 га мәйданда компенсацияле урман торгызу эшләре үткәрелгән. Эшләр Россия Федерациясе Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы затлар тарафыннан башкарылган һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан көзге чорда кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, файдалы казылмалар эзләү һәм чыгару, сусаклагычларны, гидротехник корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү, линияле объектларны төзү, реконструкцияләү, эксплуатацияләү, шулай ук агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү өчен урманнардан файдаланучы затлар, Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясе чикләрендә киселгән урман утыртмалары мәйданына тигез мәйданда урманнарны торгызу яки урманнарны үрчетү эшләрен башкарырга тиеш. Бу урман кишәрлегенең (мондый кишәрлек мәйданына тигез мәйданда) максатчан билгеләнешен үзгәртү турында гариза яки үтенеч белән мөрәҗәгать иткән затларга да кагыла, шул исәптән урман фонды җирләрен башка категорияле җирләргә күчерүгә бәйле рәвештә дә, урман фонды җирләрен махсус сакланыла торган территорияләр һәм объектлар җирләренә күчерү очраклары гына искәрмә булып тора.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 302 га мәйданда компенсацияле урман торгызу өчен участоклар бар. Урманнарны торгызу яки үрчетү буенча эшләр башкару нияте турында гариза формасын күчереп алырга һәм участоклар турында белешмәләрне Министрлык сайтында белергә мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/kompensatsionnoe-lesovosstanovlenie.htm.