Дербент шәһәренең (Дагыстан Республикасы) тарихи өлешендә борынгы Җомга мәчете ишегалдында үсә торган борынгы платан «Елның Россия агачы – 2020» илкүләм конкурсында җиңү яулаган. Аның өчен 39 082 тавыш бирелгән. Җиңүче агач Россия Федерациясен 2021 елда «Елның Европа агачы» халыкара конкурсында тәкъдим итәчәк.
Конкурста икенче урынны «Чуваш имәнлекләрендәге иң өлкән агач» (25 720 тавыш), өченче урынны Брянск өлкәсеннән «Партизан имән» (11 260 тавыш) алган.
Илнең төп агачы өчен тавыш бирү «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы сайтында 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр уздырылган. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Ел агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора. Россия халыкара конкурста дүртенче тапкыр катнашачак.