Кичә, 1 октябрьдә, бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белгечләре тармак ветераннары янына барды һәм аларга бүләкләр тапшырды.
«Без ветераннарга күпьеллык хезмәтләре һәм алардан алынган тәҗрибә өчен чиксез рәхмәтле. Аларның күбесе хәзерге вакытта урманчылыкта һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләрнең остазлары булды, – ди «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин. – Ветераннар турында кайгырту һәм аларга ярдәм итү – без булдыра торган эшләрнең бик азы гына».
«Безнең хезмәткәрләр дә ветераннар янында кунакта булды һәм аларга бүләкләр тапшырды, – дип хәбәр итте «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов. – Моннан тыш, ветераннар инициативасы белән Әгерҗедәге паркта «Авангард» яшьләр үзәге волонтерлары катнашында агач утырту акциясе дә үткәрелде. Уртак көч белән барлыгы 30 төп өрәңге үсентесе утыртылды».
Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы карары белән гамәлгә куела. Халыкара өлкәннәр көненең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, өлкән яшьтәге кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, аларның бәйсезлеген, эчке потенциалын тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру.