Татарстанда «Лесовоз» операциясе башланды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында «Лесовоз» операциясе башланды. Әлеге ведомствоара оператив-профилактика чарасының максаты – республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау. Операция 2020 елның 5 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Ай дәвамында мобиль патруль төркемнәре агач ташу легальлеген тикшерәчәк. Рейдлар республиканың дәүләт урман инспекторлары һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре катнашында узачак. Шулай ук ЮХИДИ юл-патруль хезмәте стационар постларында да уртак кизү торулар оештырылачак.

Исегезгә төшерик, агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга карата, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International