Кама урман хуҗалыгында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү планын арттырып үтәргә планлаштыралар

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

«Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хуҗалыгында төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләү эше дәвам итә. «Ел башыннан 30 кг ылыслы токым орлыгы җыелды. Хәзерге вакытта безнең белгечләр Кама урманчылыгының Үсәли һәм Шомарбаш участокларында имән чикләвеге җыю белән мәшгуль. Эшләргә барлыгы 6 кеше җәлеп ителгән, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгминов. –Үсәли участогында даими урман орлыгы участогы, анда яхшыртылган мирас үзлекләре булган орлыклар бар».

«Әзерләнгән орлыклар «Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә аларның чәчү сыйфатын тикшерү өчен җибәрелә. Быел барлыгы 190 кг орлык җыеп алырга туры киләчәк, әмма без тагын да күбрәк әзерләргә планлаштырабыз», – дип өстәде Фәрит Мөгминов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International