ТР Мамадыш муниципаль районында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Чара Мамадыш шәһәренең 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы һәм 12 нче «Ләйсән» балалар бакчасы территориясендә үткәрелгән. Агач утыртуда «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ, «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре, педагоглар һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар катнашкан.
«Бәләкәч» балалар бакчасы территориясендә – 20 данә миләш, «Ләйсән»дә 30 данә чыршы, миләш һәм юкә үсентесе утыртылган.
«Без мондый акцияләрне тагын берничә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә үткәрергә планлаштырабыз, чөнки бу балаларга табигатькә сакчыл карашның мөһимлеге турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтте «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фаил Хәлиуллин.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе 2020 елның 26 августында башланды. Аның максаты – 40 млн. агач утырту. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелә.
Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында барлыгы 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн. данәдән артык үсенте утыртылган.