Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты һәм эш регламентын игълан итте.
Чарада нотыклар белән Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәп баручы консультанты, коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова һәм дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады.
Эльвира Зыятдинова 2020 елның 9 аенда коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, Министрлыкта коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 ел, №512 карары белән расланган дәүләт программасы һәм Министрлыкның коррупциягә каршы ведомство программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. «Төп бурычларның берсе – дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук үзләренең хатыны (ире) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрне кабул итү, аларның дөреслеген, тулылыгын тикшерү буенча эш алып бару», – дип билгеләп үтте Эльвира Зыятдинова.
Декларация кампаниясе агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 августына кадәр үткәрелгән. Министрлыкның 60 хезмәткәре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 62 җитәкчесе керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмә тапшырган.
«Гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен Министрлыкта коррупциягә бәйле хәтәрлекләрдән яклау максатында «Ышаныч телефоны» эшли. Хисап чорында аноним мөрәҗәгатьләр булмады, – дип өстәде Эльвира Зыятдинова. – Хәзерге вакытта Министрлык порталында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә коррупция торышы турында җәмәгатьчелек арасында сораштыру үткәрелә. Әлеге сораштыру нәтиҗәләре сайтта урнаштырылачак һәм комиссиянең киләсе утырышында каралачак».
Айрат Әхмәров утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашырганда коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 9 аенда республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 15,8 мең контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән һәм урман законнары бозылуның 254 очрагы ачыкланган.
«Шулай ук бу чорда дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Министрлык сайты, электрон почта, Россия почтасы, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы һәм «Урманны саклагыз» Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы системасы аша кергән урман законнары таләпләрен бозу фактлары буенча 183 мөрәҗәгать каралды, – диде Айрат Әхмәров. – Коррупциячел хокук бозуларны кисәтү һәм чикләү максатларында без хокук куллану практикасы турында мәгълүмат җиткерүне Министрлык сайтында һәм башка ресурсларда бастырып чыгару юлы белән дә тәэмин итәбез».
Чара ахырында Эльвира Зыятдинова ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы тору һәм агымдагы елның 1 яртыеллыгында мәнфәгатьләр каршылыгы очракларын ачыклау буенча чаралар үткәрү нәтиҗәләре турында әзерләнгән күзәтүне тәкъдим итте.