Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Җиңү адымнары – 2020» республика проектында алдынгы катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында «Җиңү адымнары – 2020» республика проектына йомгак ясалды һәм аның кысаларында уздырыла торган конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һ.б. катнашты.

«Җиңү адымнары» республика проекты Татарстанда соңгы өч ел дәвамында тормышка ашырыла. Быел ул 42 муниципаль районны колачлаган, проектта 211 гомуми белем бирү учреждениесеннән 1,5 меңнән артык укучы катнашкан. Санитар-эпидемиологик хәл начар булу һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, проектның күп кенә чаралары онлайн-режимда узган.

16 апрельдән 9 майга кадәр балалар атна саен «Җиңү хаты», «Тынычлык белән сөйләшәбез», «Җиңү вальсы», «Җиңү рекорды», «Минем гаилә реликвиясе», шулай ук Бөтенроссия һәм халыкара «Җиңү тәрәзәләре», «Җиңү фонариклары», «Георгий тасмасы», «Сугыш һәм тынычлык», «Хәтер бакчасы» акцияләре кысаларында ветераннарга ярдәм иткән һәм яхшылык адымнарын ясаган.  

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уңышларга ирешүчеләрне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы да бүләкләде. «Җиңү адымнары – 2020» республика проекты кысаларында һәйкәлләрне һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү чараларын оештыру һәм актив гражданлык позициясе өчен «Җиңү волонтерлары» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәтенең өч Татарстан төбәк бүлеге  һәм «Җиңү волонтерлары» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте Татарстан төбәк бүлегенең Арча районы Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе, Әтнә районы Күнгәр урта мәктәбе, Олы Елга урта мәктәбе, Олы Мәшләк урта мәктәбе һәм Балык Бистәсе районы Ямаш төп гомуми белем бирү мәктәбе мәктәп отрядлары Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләрне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International