Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда 2020 елның 4 нче кварталына нәтиҗәләр ясалды һәм бурычлар тикшерелде. Чарада Республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты. «Быел җылы һәм коры көз килде, атмосфера явым-төшемнәренең булмавы туфракның коруына һәм урман янгыннары килеп чыгу хәтәре килеп чыгуга китерде, – диде Равил Кузюров. – Шуңа күрә дә безнең төп бурычларның берсе – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Бу юнәлештә контрольне шактый көчәйтүегез хакында сорыйм».
Шулай ук министр COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча профилактика чараларын катгый үтәү кирәклеген дә искәртте.
Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел 9 октябрьгә Татарстан Республикасы территориясендә 960 термик нокта теркәлгән. Әлеге термик нокталарның 337 очрагы урман фонды территорияләренә чиктәш булган гомуми 74,28 гектарда янып китү очраклары турында раслаган.
«Урманнарда янгын чыгу хәтәре югары булу сәбәпле, кичә министр «2020 елның көзге чорында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны янгыннан саклауны оештыруның беренчел чаралары турында»гы боерыкка кул куйды», – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Урман урманчылыклары җитәкчеләренә урман фондында көчәйтелгән режимда җир өсте патрульлеген оештырырга, янгыннар турындагы сигналларга вакытында җавап бирергә һәм урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча чаралар комплексы үтәлешен тәэмин итәргә кирәк».
Киңәшмә ахырында министрның беренче урынбасары Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.