Республикада «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту дәвам итә

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту дәвам итә. Шулай итеп, узган атна ахырында чара Шәһәр яны урманчылыгының Столбище участогындагы 96 нчы квартал урман фонды территориясендә оештырылган. Акциядә участок урманчылыгы һәм Россия Федерациясе Үзәк Банкының Идел-Нократ төп идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге хезмәткәрләре катнашкан. Алар көче белән барлыгы 2,5 мең данә нарат һәм чыршы үсентеләре утыртылган.

Нурлат шәһәренең 1 нче номерлы «Родничок» балалар бакчасы территориясендә дә чара үткәрелгән. Агач утыртуда «Нурлат урманчылыгы» ДКУ белгечләре һәм балалар бакчасы педагоглары катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе 2020 елның 26 августында башланды. Аның максаты – 40 млн. агач утырту. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелә.

Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында барлыгы 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн. данәдән артык үсенте утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International