ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы федераль агентлыгы «Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу турындагы закон таләпләре. ЛесЕГАИС белән эшләүдә яңалык. Россия Федерациясендә агач материалы барлыкка килүен контрольдә тоту буенча дәүләт системасын үстерү перспективалары» дигән темага министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, урманнан файдаланучылар һәм республика эшкуарлары өчен онлайн-саминар уздырды. Чара Татарстан Республикасында агач материалын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре ведомствоара комиссиясенең эш планы нигезендә оештырылды.
Онлайн-семинарны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. Үзенең сәламләү сүзендә ул 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган аерым мәсьәләләрне аңлатуның мөһимлеген билгеләп үтте. «Безнең уртак бурыч – агач әйләнеше өлкәсен контрольдә тотуны көчәйтү һәм аның үтәкүренмәлелеген арттыру, урман утыртмаларын законсыз кисүне туктату. ЛесЕГАИС даими үсә, камилләшә. Шуңа күрә без әлеге чараны үткәрергә, бу системадагы яңалыклар турында сөйләргә булдык», – диде Илгизәр Зарипов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Төп нотык белән Рослесхоздан 28.12.2013 № 415-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев чыгыш ясады. Ул ЛесЕГАИС системасында эшләү үзенчәлекләренә, агач белән алыш-бирешләр турында декларацияләр һәм агач материалына озату документларын рәсмиләштерү кагыйдәләренә җентекләп тукталды. Докладчы шулай ук агач әзерләү, аның әйләнеше һәм исәпкә алу өлкәсендә урман законнары таләпләрен бозган өчен җаваплылык чаралары турында да искәртте һәм урман законнарындагы планлаштырылган үзгәрешләр турында хәбәр итте.
Соңыннан Александр Мариев онлайн-семинарда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.