РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 7 октябрендәге 1614 номерлы карары белән Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре расланган, алар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кереп, 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Кагыйдәләрдә җирләрнең һәм урманнарның максатчан билгеләнешенә карата, урманнардан файдаланганда, аларны саклау, яклау, яңадан торгызу, урманнарда башка төрле эшчәнлек башкарылганда һәм гражданнар урманнарга килгәндә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, шулай ук дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, юридик затлар һәм гражданнар тарафыннан үтәлергә тиешле урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларына карата бердәм таләпләр билгеләнә.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары түбәндәгеләрне үз эченә ала:
– урман янгыннарын кисәтү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү чаралары белән тәэмин итү;
– урманнарда янгын куркынычы буенча һәм урман янгыннарына карата мониторинг;
– урман янгыннарын сүндерү планнарын эшләү һәм раслау;
– урманнарда янгын куркынычсызлыгының башка чаралары.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча гомуми таләпләр, аерым алганда, түбәндәге тыюларны үз эченә ала:
– ылыслы яшь үсентеләр арасында, янган урыннарда, урманнарга зыян килгән кишәрлекләрдә, торфлыкларда, агач киселгән урыннарда (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан чистартылмаган һәм агач материалы әзерләнгән урыннарда (агач аударганңа һәм тарттырганда, шулай ук кәүсәләрне ботаклардан арындырганда, агачларның биек өлешләре киселгәндә, коры-сары аунак җыелган урыннарда), кипкән үләнле урыннарда, шулай ук агач ябалдашлары астында ачык ут (учак, пайкалау лампасы, примуслар, мангаллар, ризык кыздыру җайланмалары) ягарга;
– янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташларга;
– ау вакытында янучан (үзлектән янып китә торган, шулай ук ут кабызу чыганагы тәэсирендә янып китүчән) яки пыскый торган материаллар кулланырга;
– бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык, яна торган башка матдәләр) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдырырга;
– двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдаланырга;
– торфлыкларда ачык ут белән эшләр башкарырга.
– турыдан-туры урманга тоташып торган, яклагыч һәм урман утыртмалары янындагы һәм кимендә 0,5 метрлы янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерылмаган урыннарда үлән, урман түшәмәсе, корыган үлән һәм башка төрле янучан материалларны (үзлектән янып китә ала торган, ут кабызу чыганагыннан янып китәргә мөмкин булган матдәләрне һәм материалларны) ягарга;
– урманнарны эшчәнлек һәм куллану калдыклары белән чүпләргә.
РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 7 октябрендәге 1614 номерлы карары белән монда танышырга мөмкин: http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202010090014.