«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында имән чикләвеге чәчкән. Урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов сүзләренә караганда, барлыгы 4 мең кг имән чикләвеге чәчелгән.
«12 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр 3 көн эшләдек, 7 кеше җәлеп ителде, – дип хәбәр итте Рәис Хәлитов. – Без имән чикләвеген көзен чәчүне практикалыйбыз. Хәзер климат үзгәрде, кышлар җылы килә. Һава температурасы минус 30 градустан түбән төшми. Шуңа күрә имән чикләвекләре әйбәт кышлый, ә киләсе елның язында шытымнар барлыкка киләчәк. 2 елдан соң без үсентеләрне урман фондына күчереп утырта алачакбыз».