«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Тыюлык эше хезмәткәрләре көненә багышланган лекция үткәргән

2020 елның 16 октябре, җомга

«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «2Б» сыйныф укучылары өчен Тыюлык хезмәткәрләре көненә багышланган лекция үткәргән. Чара барышында берләшмәдә катнашучылар республикада махсус сакланыла торган табигый территорияләр һәм аларның Татарстанның табигый һәм мәдәни мирасын саклаудагы роле турында сөйләгән.

Тыюлык эше хезмәткәрләре көне Россия Федерациясендә ел саен, 14 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу вакыйга дәүләт бәйрәме түгел, чөнки рәсми рәвештә беркетелмәгән. Традиция буенча, Тыюлыклар эше хезмәткәрләре көнен Россиянең тыюлыкларына һәм милли паркларына мөнәсәбәте булган, табигатьне беренчел рәвештә саклый һәм торгыза торган кешеләр билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International