Арча районы Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары Арча урманчылыгының Сурнар участок урманчылыгында булып киткәннәр. Балалар өчен экскурсияне «Арча урманчылыгы» ДКУ урманнан файдалану буенча инженеры Илсияр Сәләмова үткәргән.
Укучылар базислы урман питомнигын, урман-культура техникасын караган, Арча урман хуҗалыгының Урман музеенда һәм төбәк әһәмиятендәге «Казансу елгасы башланган урын» табигать һәйкәлендә булганнар.
Очрашу кысаларында Илсияр Сәләмова укучыларга урман, хайваннар һәм кошлар, республиканың мәктәп урманчылыклары хәрәкәте, шулай ук урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.