Арча урман хуҗалыгында 1,7 миллион стандарт утырту материалы үстерелгән

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

«Арча урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация төгәлләнгән. «Быел барлыгы 1,7 миллион кәлшә һәм үсенте үстерелде, шулардан 1,3 миллион данәсе – нарат, 239 мең – чыршы, 204 мең – карагай, – дип сөйләде «Арча урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең урманнан файдалану буенча инженеры Илсөяр Сәләмова. – Утырту материалларының әлеге күләме киләсе елда урманнарны яңадан торгызу өчен җитәрлек булыр тора».

Мәсәлән, 2020 елда урманчылык территориясендә 50 га мәйданда урман культуралары утырту, 85 гектарда яр-сыза агачлары утырту,  220 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак.

«Питомникта үсемлекләрне карау эшләре хәзер дә дәвам итә. Шушы көннәрдә профилактика максатларында ылыслы токым үсентеләренә гөмбә авыруларына каршы сиптереп чыктылар», – дип өстәде Илсөяр Сәләмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International