«Рослесозащита» ФБУнең филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урман патологиясе буенча дәүләт мониторингы эшләре тәмамланган. Шулай итеп, агымдагы елда учреждение хезмәткәрләре 971,7 мең гектар мәйданда урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышын даими рәвештә күзәткән һәм 13,3 мең гектар мәйданда җир өсте күзәтүләрен үткәргән.
Урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышына сайланма җир өсте күзәтүләре быел тотрыклылыгы бозылган һәм югалган кишәрлекләр реестрында булган участокларны, шулай ук давыллы җилләр йогынтысыннан зыян күргән урыннарны колачлаган. Җирән нарат кисмәннәре, яшел имән яфрак төргече дүләнә ярак төргече кебек урман корткычлары санын исәпкә алу күрсәткәнчә, 2021 елда урман утыртмаларының бу корткычлардан зәгыйфьләнү хәтәре юк.
Барлык мәгълүматларны эшкәрткәннән соң филиал белгечләре 2020 елга Татарстан Республикасы урманнарының санитар һәм урман патологиясе буенча торышы һәм 2021 елга фараз турында хисаплар һәм күзәтүләр төзиячәк.