ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Дрезден Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) арасында «Усак утыртмалары арасында тотрыклы урман хуҗалыгы алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» уртак фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек дәвам итә.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның август һәм октябрь айларында Дрезденның Техник университеты Урманчылык һәм урманны яклау институтының урманчылык кафедрасы докторанты Алинә Насыйбуллина Норлат урманчылыгы территориясендә усентеләр торышын җентекләп тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төп үсентеләрне үстерү һәм аларны карау буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексы эшләнер дип көтелә, шулай ук бу токым агачын эшкәртүне оештыру буенча тәкъдимнәр дә булачак.