Лубян урман-техника көллияте студенты «Ел казанышы-2019» республика конкурсы финалистлары арасына эләккән

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 27 октябрендә Казан шәһәрендә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен «Ел казанышы – 2019» IV республика конкурсына йомгак ясалган. Яшь активистларга бүләкләр, истәлекле бүләкләр һәм дипломнарны ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Руфат Кыямов тапшырган.

«Мин залда утыручыларның барысын да котлыйсым килә: сезнең барыгыз да җиңүче, чөнки конкурста катнашкансыз, эшләгәнсез һәм үз максатыгызга ирешкәнсез. Вакыт узу белән сез моның юкка булмавын аңларсыз: чарада катнашу танышу, тәҗрибә алып килә, киләчәктә сезгә кирәк булачак», – дигән үзенең сәламләү сүзендә Дамир Фәттахов.

«Гран-при» номинациясендә финалга чыгучылар исемлегенә Лубян урман-техника көллиятенең 43 нче бакча-парк төркеме студенты, көллиятнең студентлар советы рәисе Татьяна Антропова да эләккән.

Әлеге конкурсның максаты – урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы талантлы студентларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Аны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International