Равил Кузюров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә 2026 елгы урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек турында сөйләде

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына һәм алда торган табигатьне саклау акцияләренә әзерлеге» темасына матбугат конференциясе узды. Башкарыла торган эшләр турында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Министр хәбәр иткәнчә, быел урман фондында урман торгызу 2550 гектар мәйданда планлаштырылган, шул исәптән «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында – 1200 гектарда.

«Шулай ук 1808 гектар мәйданда башка категориядәге җирләрне саклаучы урманнарны үрчетү, 250 гектар мәйданда «компенсацион» урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкарылачак, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Шулай итеп, быел урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча планлаштырылган чараларның гомуми мәйданы 4608 гектар тәшкил итә».

Аның сүзләренә караганда, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында тагын берничә эш башкарылачак.

«Аерым алганда, бу ышанычлы орлык фонды булдыру. Урман үсемлекләре орлыкларын әзерләүнең планлы күләме кимендә 11455 килограмм тәшкил итә, – диде министр. – Без урман орлыкчылыгы объектларын карауга аерым игътибар бирәчәкбез, мондый чаралар 488 гектар мәйданда үткәреләчәк. Бу эш – нәтиҗәле урман торгызу нигезе. Шулай ук без урманнар үсә торган 1,5 мең гектар мәйданны урман культуралары урнашкан җирләргә күчерергә планлаштырабыз».

«Эшебезнең тагын бер мөһим юнәлеше – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, – дип өстәде Равил Кузюров. – Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылачак».

Гомумән, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычы торышына космик һәм җир өсте мониторингы алып барыла. «Урман-янгын үзәге» ДБУнең төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли. Шулай урман хуҗалыгы белгечләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча да чаралар комплексын үтәргә кереште.

Ахырда министр табигатьне саклау акцияләренә тукталды. «20 апрельдән республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе старт ала. Чара, алдагы еллардагы кебек үк, ике этапта: 20 апрельдән 20 июньгә кадәр һәм 14 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр гамәлгә ашырылачак, – дип ассызыклады министр. – Акция кысаларында республика урман фондын каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманнарга килүче гражданнарның ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре планлаштырыла».

25 апрельдә Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россия халыкларының бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе оештырыла.

Хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында кишәрлекләр һәм утырту материалларын сайлау эшләре алып барыла. Мәйданчыклар урман фонды территориясендә дә, республиканың торак пунктларында да оештырылачак. Бүгенге көнгә барлыгы 150дән артык кишәрлек сайлап алынган.

Моннан тыш, Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган махсус проект гамәлгә ашырылачак. Бу техноген фаҗига нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең батырлыгын мәңгеләштерү өчен республиканың төрле муниципаль районнарында 65 мәйданчык әзерләнгән, аларда истәлекле яшеллекләр утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International