Туризм буенча федераль агентлыкта туризм-рекреация кластерлары оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 30 октябре, җомга

Бүген туризм буенча федераль агентлыкта туризм-рекреация кластерлары оештыру һәм экологик туризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалистлары проектларын тәкъдир итү-киңәшмә узды. Видеоконференция режимында узган чарада РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, шулай ук РФ субъектлары башкарма хакимият органнары, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев катнашты.

Чараның максаты – федераль башкарма хакимият органнары һәм үсеш институтлары ягыннан проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү чаралары турында фикер алышу иде.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан көзгеләре» республика проекты («Биектау» ТРК) туризм-рекреация кластерлары оештыру һәм экологик туризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында халык арасында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүче булган. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча лидерлар унлыгына шулай ук «Диңгез – море Татарстана» («Кама Тамагы» ТРК) кластеры да кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International