Лубян урман-техника көллиятендә өстәл теннисы буенча ярышлар узган

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Әйтик, узган атна ахырында көллияттә барлык уку төркемнәре катнашында өстәл теннисы буенча ярышлар узган.

Ярышлар нәтиҗәсендә егетләр арасында беренче урынны 11 нче урман хуҗалыгы төркеменнән Тимур Гуссамов алган. Икенче урында – Сергей Степанов (12нче икътисад төркеме), өченчедә – Вилдан Закиров (31нче урман хуҗалыгы төркеме).

Кызлар арасында беренче урынга Анастасия Караморкина (23нче бакча-парк төркеме) лаек булган. Икенче урында – Валерия Шмелева (22 нче икътисад төркеме), өченчедә – Алинә Закирова (32 нче икътисад төркеме).

Элегрәк спартакиада кысаларында көллияттә футбол һәм җиңел атлетика ярышлары үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International