Биектау муниципаль районының Дөбъяз «Гөлчәчәк» балалар бакчасында «Урманны бергәләп саклыйк» дигән тематик чара узган. Анда «Исләйтар урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Алмаз Хәлиуллин, педагоглар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр катнашкан.
Чара барышында Алмаз Хәлиуллин балаларга урман, аның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, шулай ук тармак һөнәрләре турында сөйләгән. Шуның белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар, табигать һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында шигырьләр укыган.
Чарадан соң балалар бакчасы территориясендә чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылган.