Россиякүләм экологик диктант порталында «ЭКОдәресләр» бүлеге ачылган

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиякүләм экологик диктант   https://экодиктант.рус/порталында «ЭКОдәресләр» бүлеге ачылган. Бу бүлектә калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү, су ресурсларын саклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгы, юкка чыккан хайваннар һәм үсемлек төрләрен яклау мәсьәләләре буенча диктантка әзерлек өчен файдалы һәм танып-белү материаллары урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Россиякүләм экологик диктант  2020 елның 15-16 ноябрь көннәрендә узачак. Аның максаты – россиялеләрнең экологик белем дәрәҗәсен күтәрү һәм экологик белемнәрне популярлаштыру.

Экодиктантта миллионнан артык мәктәп укучысы һәм студентлар, эре корпорацияләр һәм сәнәгать предприятиеләре белгечләре, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге экспертлар, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International