«Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Алабуга урманчылыгының 99 нчы кварталының 6 нчы бүлемтегенә караган урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплек булуын ачыклаган һәм бу урынны тәртипкә китергән. Алар көче белән барлыгы 13 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
«Чүп-чар арасында закон нигезендә махсуслаштырылган предприятиеләргә тапшырылырга тиешле автомобиль шиннары бар иде, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев. – Тулаем алганда, ел башыннан бирле Алабуга урманчылыгы территориясеннән 69 кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды».