Татарстан Республикасында урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча планлы эш дәвам итә. Шулай итеп, агымдагы елның 2-8 ноябрь көннәрендә дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләрендә 441 мәртәбә патруль уздырган. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 31 очрагы ачыкланган.
2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 18 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 774 беркетмә төзелгән.
Моннан тыш, бу чорда урман фондына караган җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында 1,5 мең данә кисәтү дә бирелгән.