Республиканың урман тармагы белгечләре квалификация күтәрә

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курслары уза. Шулай итеп, 2020 елның 9 аенда 14 кеше – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр хезмәткәрләре белем алган.

«Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл аркасында быел укыту форматы үзгәрде, дәресләр дистанцион режимда үткәрелде», – дип билгеләп үтте Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәүче консультанты Эльвира Зыятдинова.

Укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» ӨҺБ ФАУ, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һ.б. базасында оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International