Әгерҗе районында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 100 нарат үсентесе утыртылган

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Әгерҗе шәһәрендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган агач утырту акциясе узган. Чарада район башлыгы Азат Вәлиев, район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 100 данә нарат үсентесе утыртылган.

«Быел бу безнең соңгы чара. Элегрәк, май аенда без ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 1,2 гектар мәйданда истәлекле үсентеләр утырттык», – дип билгеләп үтте Әгерҗе урманчылыгы җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International